10 семьялыкны, 600 гә якын төрне үз эченә ала, барлык континентларда да таралганнар.

ТР территориясендә имән агач гөмбә (Inohotus dryophilus), усак агач гөмбә (Pһellinus tremulae), чын агач гөмбә (Fomes fomentarius), каймалы агач гөмбә (Fomitorsis pinicola), каен болыты (Piptoporus betulinus), имән болыты (Daedalea quercina) һәм башкалар очрый. Агач гөмбәнең вегетатив өлеше (мицелий) тере яки корыган агачлар үзагачында үсә, аларны черетә.

Үрчүнең төп формасы – базидиоспоралы базидияләр, алар зурлыгы, формасы (тояксыман, төерсыман, мендәрсыман, җәелгән яки җәелеп кайтарылган, утырып торган ярым эшләпәле, түгәрәк эшләпәле һәм башка), өслек рәвеше (шома яки ярыкланган, шәрә, төкле, кыллы, бәрхетсыман һәм башка шундый) буенча төрле булган һәм берьеллык яки күпьеллык үрчү өлешләрендә барлыкка килә.

Кайбер агач гөмбәләр үрчү өлешләре өслекләренең төсе ачык (сары, кызгылт сары, кызыл), эчке тукымасы еш кына башка төстә була. Агач гөмбәнең туенуы һәм матдәләр алмашы үзагач торышына һәм агачның физиологик халәтенә бәйле.

Гөмбәләргә туену өчен кирәк булган матдәләрнең күп өлеше эреми торган хәлдә була. Гөмбә үзагачка бүлеп чыгара торган ферментлар ярдәмендә субстрат кушылмалар эреми торган халәттән эри торганга әверелә. Агачны бозучы барлык гөмбәләр дә целлюлозаны тарката торган целлюлаза ферментын бүлеп чыгара. Кайбер агач гөмбәләр шулай ук лигниннарны таркатучы оксидаза ферментларын чыгаралар. Үзагачның таркалуы агач череп бетүгә кадәр бик күпкә элегрәк башлана. Урманнарда агач гөмбәләр китереп чыгарган черек авыруларыннан килгән зыян шактый зур һәм ул үсеп утырган агачларны зәгыйфьләү һәм юкка чыгаруга китерүче биологик зыяннан гыйбарәт.

Кара каен гөмбәсе антибиотик һәм башка кыйммәтле үзлекләргә ия, дарулар һәм биопрепаратлар алу өчен файдаланыла. Каты төкле агач гөмбә (Inonotus hispidus) матур бизәкле була һәм шкатулкалар, сувенирлар ясауда кулланыла.

Җәймәле ку гөмбәсе (Polyporus agariceus), лаклы ку гөмбәсе (Ganoderma lucidum), пычрак-сары ку гөмбәсе (Dichomitis squalens) һәм башкалар ТРның Кызыл китабына кертелгәннәр (2006).