Дала Зәенең сул кушылдыгы.

Озынлыгы 27,9 км, бассейнының мәйданы 147,6 км2. Елга башы Әлмәт районының Васильевка авылыннан 1,6 км төньяк-көнчыгыштарак, Лениногорск районы территориясеннән ага, тамагы Бөгелмә районының Иркен авылыннан көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге – 280 м, тамагыныкы – 120 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 38%.

Зәй-Каратайның 1 дән 7 км га кадәр озынлыктагы 7 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,28 км/км2. Туенуы катнаш, 50% ка якынын кар сулары тәшкил итә. Җир асты туену модуле 1-5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 118 мм, ташу агымы катламы 60 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрьнең беренче ункөнлегендә туңа. Тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,298 м3/с.

Суы язын каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 700-1000 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан күбрәк.

Зәй-Каратай бассейнында гомуми күләме 1,1 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.