- РУС
- ТАТ
шагыйрь, әдәбият галиме, филология фәннәре кандидаты (1955), ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1987)
1927 елның 25 августы, Минзәлә кантоны Иске Айман авылы — 2000 елның 13 мае, Казан.
Казан университетын тәмамлый (1951). 1954–1957 елларда «Совет Татарстаны» газетасы редакциясендә эшли, 1957–1989 елларда Казан университетында укыта.
Шагыйрь Ф.Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты турында күпсанлы мәкаләләре һәм монографиясе бар.
Хезмәтләре Бөек Ватан сугышы чоры татар поэзиясен өйрәнүгә багышлана.
«Таңгы җыр» (1953), «Чәчәк бирәм сиңа» (1959), «Ярсу Ык» (1967), «Күңел җыры» (1972), «Рәхмәт яусын» (1977), «Теләк» (1984), «Кер бакчама» (1999) исемле шигырь җыентыклары авторы.
Мәҗитовның лирикасы аһәңле яңгырашлы. Лирик герое — һәр эшкә җаваплы караучы ватанпәрвәр шәхес. Мәҗитов үзенең иҗаты белән татар әдәбиятында лиро-эпик жанрны үстерүгә сизелерлек өлеш кертә, үзен әдәби пейзаж остасы итеп таныта.
Фатих Кәрим: Тормыш һәм иҗат юлы турында очерк. К., 1963;
Заман сулышын тоеп: Бүгенге әдәбият турында. К., 1967 (автордаш);
Татар поэзиясе Бөек Ватан сугышы елларында. К., 1989.
Гаташ Р. Ир җанында ни булмас! // Казан утлары. 1997. № 8.
Автор — Р.Ф.Харрасова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.