- РУС
- ТАТ
Рәссам, график, архитектор, Император сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзасы (1893)
1848 елның 3 (15) мае, Вятка губернасының Уржум өязе Лопьял авылы, хәзерге Киров өлкәсе – 1926 елның 23 июле, Мәскәү.
Рухани гаиләсеннән. Вятка руханилар семинариясендә (1862–1867), Санкт-Петербургта сәнгатьне яклау җәмгыятенең рәсем мәктәбендә И.Н.Крамскойда (1867–1868), Император сәнгать академиясендә (1868–1875, бүленеп) укый. 1878 елдан Күчмә рәссамнар ширкәте әгъзасы.
1880 елларда иҗатында халык идеалларын һәм патриотик хисләрне гәүдәләндерергә омтылып, милли тарихка, былиналарга һәм әкиятләргә мөрәҗәгать итә. Бу чорның иң танылган картиналары арасында: «После побоища Игоря Святославича с половцами» (1880), «Аленушка» (1881), «Витязь на распутье» (1882), «Иван-царевич на Сером Волке» (1889) һәм «Богатыри» (1898).
1885–1896 елларда Киевтагы Владимир соборын монументаль бизәүгә шактый өлеш кертә. Чиркәү рәсем сәнгатенең традицион системасында Васнецов башкарган рәсемнәр һәм иконалар хиссилеге һәм рухи эчтәлеге белән аерылып торалар, бу чиркәү сәнгатендә яңа «Васнецов» стиленә башлангыч бирә.
Театр декорациясе сәнгате өлкәсендә дә актив эшли, А.Н.Островскийның «Снегурочка»сына (1882) һәм Н.А.Римский-Корсаковның шул ук исемдәге операсына (1886) декорацияләр һәм костюмнар эскизларын ясый.
Аның проектлары буенча Абрамцево утарында Спас Нерукотворный чиркәве (1882) һәм «Тавык аякларындагы ызба» (1883), шулай ук Мәскәүнең Лаврушин тыкрыгында Третьяков галереясе фасады (1902) төзелә.
Аның иҗаты рус рәсем сәнгатенең үсешендә мөһим роль уйный, күчмәлектән модерн стиленә күчүне билгели.
Казанда бер урам аның исеме белән аталган.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.