Туйма елгасының (Кама елгасы бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 31,4 км, ТР чикләрендә – 24 км. Бассейнының мәйданы 203 км2. Можга калкулыгыннан ага. Югары һәм түбән агымнары ТРның Менделеев районында, урта агымы – Удмурт Республикасы территориясендә. Елга башы Бөрешле авылыннан 3 м төньяктарак, тамагы Менделеев шәһәреннән 3 км төньяктарак. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы – 71 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 5%.

Юрашның 0,6 дан 9,2 км га кадәр озынлыктагы 11 кушылдыгы бар, аеруча зурысы – Мактумер елгасы (уң кушылдык). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,33 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә шактый күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 143 мм, ташу вакытында су агымы катламы 117 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,18 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.