Чишмәнең уң кушылдыгы.

Озынлыгы 17,3 км, бассейнының мәйданы 137 км2. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгыннан ага. Елга башы Әлмәт районының Дәүләт авылы (хәзер кеше яшәми) янында, Лениногорск районы территориясеннән ага, тамагы Чирмешән районының Софиевка авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы – 84 м. Су җыелу мәйданындагы урман күләме 40%.

Вәткә елгасының 1,8 дән алып 8,1 км га кадәр озынлыктагы 6 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,37 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,5-1 л/с·км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлы. Бассейнга еллык су агып төшүнең уртача күпьеллык катламы 117 мм, ташу агымы катламы 85 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрельнең беренче көннәрендә башлана. Вәткә елгасы ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,149 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (20 мг-экв/л дан күбрәк). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 500-7000 мг/л.

Вәткә бассейнында күләме 0,9 млн м3 булган буа бар.

Су ресурслары сугару өчен һәм хуҗалык-көнкүреш максатларында кулланыла.