- РУС
- ТАТ
химик, химия фәннәре докторы (2008)
1961 елның 30 сентябрендә Казанда туа.
1983 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли.
1991 елдан РФА КГҮнең Органик һәм физик химия институтында, супрамолекуляр системаларның физик химиясе лабораториясе мөдире (2008 елдан).
Хезмәтләре координацион һәм физик химия өлкәсенә, нанотехнологияләргә карый. Куелган электрохимик потенциалга һәм билгеле структуралы субстратларга люминесцент җавап кайтаруга сәләтле молекуляр һәм наноүлчәнешле системалар эшли.
«Каликсареннар нигезендәге супрамолекуляр системалар» хезмәте өчен ТР Дәүләт бүләге лауреаты (2008).
Синтез трис (в()-дикетонов) и изучение их комплекса сообразования с некоторыми ионами переходных металлов // Изв. АН. Сер. хим. 2006. № 11 (автордаш);
Внешнесферная ассоциация каликсаренов и других макроциклических лигандов с комплексами металлов как основа конструирования молекулярных устройств // Успехи химии. 2007. Т. 76, № 10 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.