- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (1945 елның 24 марты, вафатыннан соң), лейтенант (1942)
1921 елның 21 мае, ТАССРның Буа кантоны (хәзер Чүпрәле районы) Яңа Кәкерле авылы – 1945 елның 31 марты, Венгрия.
Колхозда хисапчы, тракторчы була.
1940 елдан Кызыл Армия сафларында.
1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, автоматчылар взводы командиры (23 нче танк корпусының 56 нчы мотоукчылар бригадасы). 2 нче һәм 3 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Украина, Румыния, Венгрияне азат итү сугышларында катнаша.
1942 елда кече лейтенантлар курсын тәмамлый.
Взвод командиры буларак, 1944 елның 21 августыннан 3 сентябренә кадәр Румыниядәге Тыргу-Фрумос, Роман, Бакэу, Трансильвания Альпы коридоры, Брецку шәһәре өчен барган сугышларда, Венгриядәге Онешти шәһәре тирәсендә немецларның камалыштагы Кишинёв төркемен юк итүдә катнаша. Фашистларның 2 ротасы юк ителә, 43 гитлерчы әсирлеккә алына.
1945 елның 31 гыйнварында Венгриянең Секешфехервар шәһәре тирәсендәге Петтенд авылы янында, Веленце күле буенда һәлак була.
Ленин, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Алимовның бюстлары Иске Чүпрәле авылындагы Геройлар аллеясында һәм Яңа Кәкерле авылында урнаштырыла. Яңа Кәкерле мәктәбенә, Яңа Кәкерле һәм Иске Чүпрәле авылларындагы урамнарга аның исеме бирелә.
Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. К., 1963;
Герои Советского Союза — наши земляки. К., 1982;
Населенные пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань: Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ, 2021. Т. 2. С. 159, 184;
Книга Героев = Батырлар китабы// сост.: М.В. Черепанов, Е.В. Панов. – Казань, 2022.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.