Кызылсу елгасының (Казансу елгасы бассейны) сул кушылдыгы. Озынлыгы 9,8 км. Бассейнының мәйданы 26,3 км2.

Арча районы территориясеннән ага. Елга башы Орнашбаш авылыннан 2 км төньяктарак, тамагы Урта Сәрдә авылында. Елга башының абсолют биеклеге 165 м, тамагыныкы — 94 м. Су җыелу мәйданында урман үсемлекләре үсми.

Орнаш-Чишмәнең 0,7 км озынлыктагы 1 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,4 км/км2. Туенуы катнаш, дүрттән өч өлеше кар сулары өлешенә туры килә. Җир асты сулары белән туену модуле 1–3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 136 мм, ташу вакытында су катламы 105 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры — апрель башында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,03 м3/с.

Суы язын чагыштырмача каты (3–6 мг-экв/л), кышын һәм җәен (12–20 мг-экв/л) бик каты. Гомуми минеральләшүе язын 100–200 мг/л, кышын һәм җәен 700–1000 мг/л.

Елгада су күләме 0,5 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.