Биографиясе

1938 елның 25 мартында Казан шәһәрендә туган.

1962 елда Казан консерваториясен (А.Леман классы) тәмамлый, шунда ук ассистентура-стажировка уза (1965).

1964 елдан махсус фортепиано укытучысы, 1986–1991, 1994–1996 еллардада махсус фортепиано һәм орган кафедрасы мөдире.

Иҗаты

Концертларда әсәрләрне аерым башкара, Татарстанның күренекле җырчылары белән ансамбльләрдә һәм симфоник оркестрларга кушылып чыгышлар ясый.

Репертуарының нигезен Көнбатыш Европа классикасы (В.Моцарт, Ф.Шуберт, Ф.Шопен, Л.Бетховен һ.б.), Татарстан композиторларының әсәрләре тәшкил итә. М.Мозаффаров, Р.Яхин, Р.Билалов һ.б.ның фортепиано өчен язылган әсәрләрен беренче булып башкара.

Әхмәтовага югары башкару культурасы, төрле жанр һәм стильдәге әсәрләрне үзенчәлекле итеп интерпретацияләү хас.

Татарстан Республикасы композиторларының фортепиано өчен язылган әсәрләре җыентыгын һәм хрестоматиясен төзи.

Әдәбият

Гобәйдуллина Р. Музыка дөньясында // Азат хатын. 1967. № 1.

Тимбикова К. Аның йолдызы // Азат хатын. 1971. № 3.

Автор – Ф.Ш.Салитова