Үләмә елгасының (Зөя елгасы бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 22,6 км. Бассейнының мәйданы 84,8 км2. Идел буе калкулыгыннан, Апас районында ага. Елга башы Төбәк Черкене авылыннан 2 км көньяк-көнчыгыштарак, тамагы Чүри-Бураш авылыннан көньяктарак. Елга башының абсолют биеклеге 190 м, тамагыныкы – 72 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 20%.

Табарның 0,6 дан 4,6 км га кадәр озынлыктагы 4 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,37 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Җәйге айларда, озак вакыт яңгырлар яумаганда, елга урыны-урыны белән кибә. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 110 мм, ташу агымы катламы 100 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрьнең беренче ункөнлегендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,03 м3/с.

Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Елгада суының күләме 1,1 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.