Эчтәлек

Биографиясе

1805 ел, Казан губернасы, Казан өязе Олы Кавал авылы – 1876 ел, Тәтеш өязе Чирмешән авылы.

Мулла һәм хаттат Сәгыйть әл-Кавалый (1778–1862) гаиләсендә туа, Олы Кавал мәдрәсәсендә укый.

1841 елдан Чирмешән авылындагы 1 нче Җамигъ мәчет имамы.

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында өч авторның: ахун Дамелла Фәхрелислам Вәлидетдин, Шәрәфетдин Әбү-Габдулла Мөхәммәт ибне Сәгыйт әл-Бусири, өченче авторның исеме күрсәтелмәгән – чәчмә һәм шигъри әсәрләренең Сабит Болгари әл-Кавалый тарафыннан күчерелгән гарәпчә кулъязма җыентыгы саклана.

Җыентык 1857 елда төзелгән. Китап алтынсу басма орнамент төшкән көрән күн белән тышланган. Кулъязма көрән төстәге шәрык кәгазендә (13,5×20,5 см) әзерләнгән. Текст (7,8×14,7 см форматлы һәр биттә 17 шәр юл) «нәстәгъликъ» язуы һәм кара тушь белән язылган («с», «ш» хәрефләре «нәсех», «тәгъликъ» рәвешендә) һәм кырларга сирәк кенә өстәмәләр кертелгән. Исемнәр, өземтәләр һәм билгеләр кызыл буяу белән күрсәтелгән. Бит тәртибен саннар белән күрсәтү шәрык стиленә туры килә (үткән бит ахырындагы соңгы сүз алдагы бит башында кабатлана), ул XVIII–XIX йөзләр татар кулъязмаларында еш очрый.

Автор – М.И.Әхмәтҗанов