Ык елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 15,5 км, бассейнының мәйданы 147,4 км2. Елга башы Сарман районы Саклаубаш авылыннан 6 км төньяк-көнчыгыштарак, тамагы – Минзәлә районы Яңа Маҗын авылыннан 3 км көньяк-көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 140 м, тамагыныкы – 67 м. Су җыелу мәйданында урман үсемлекләре бөтенләй үсми.

Сөренчәкнең 0,5 тән 8,3 км га кадәр озынлыктагы 8 кушылдыгы бар, иң зурысы – Шарлык елгасы (сул кушылдык). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,31 км/км2. Туенуы катнаш, яртысыннан артыгы кар сулары исәбенә туры килә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,25-0,5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 114 мм, ташу агымы катламы 61 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,015 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 400-500 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.