Эчтәлек

Алабуга шәһәреннән 1 км көньяк-көнчыгышта һәм Алабуга шәһәрлегеннән 1,5 км ераклыкта урнашкан. Луговой комплексы ядкәрләрен тикшерү 1938–1940, 1946–1948 елларда А.В.Збруева, 1943 елда П.П.Ефименко, 1959 елда В.Ф.Генинг тарафыннан алып барыла.

Таш һәм бронза гасырларга нисбәтле 4 туктаулык һәм 3 каберлектән гыйбарәт. Луговой комплексы ядкәрләре Кама елгасының уңъяк ярындагы болынлыкның өске өлешендә урнашкан.

Луговой комплексы территориясендә борынгы заманнардан бирле халыкның тыгыз урнашуы Кама һәм Тойма елгалары арасында күлләр һәм ермаклар белән кискәләнгән шактый зур (5х10 км) үзәнлек булып, аның балык, киек кошлар, төрле хайваннар, үләнле болыннар һ.б. байлыклары булу белән аңлатыла.

Луговой комплексы истәлекләре саналган табылдыклар Кама культурасына, Чиркәскүл культурасына, Ананьино культурасына, Кушнаренко культурасына, Казан яны культурасына карыйлар. Ананьино каберлегендә 70 кабер тикшерелгән.

Әдәбият 

Халиков А.Х. Приказанская культура. М., 1980;

Археологическая карта Татарской АССР. Предкамье. М., 1981;

Казаков Е.П., Старостин П.Н., Халиков А.Х. Археологические памятники Татарской АССР. К., 1987.

Автор — Е.П.Казаков