Сумка елгасының (Идел елгасы бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 10,3 км, бассейнының мәйданы 29 км2. Яшел Үзән районы территориясеннән ага. Елга башы Соловьёвка авылы янында, тамагы Бело-Безводный авылыннан көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 165 м, тамагыныкы – 64 м. Сопаның фәкать Кече Ключи авылына кадәр булган югары агымы гына даими, биредә ул җир асты сулары белән туена; урта һәм түбән агымнары җәен кибә, һәм суы бары тик елганың тирән урыннарында гына кала. Сопаның үзәне уртача текәлектәге кәсле кабарынкы-батынкы сөзәклекләрдән торучы киң сызадан гыйбарәт. Су җыелу мәйданының шактый өлеше сукаланган, аның урманлылыгы 30%.

Сопаның 0,6 км озынлыктагы уң кушылдыгы бар. Елга юлы бормалы. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,38 км/км2. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты сулары белән туену модуле 0,25-0,5 л/с·км2. Гидрологик режимы көчле ташу (якынча бер ай дәвам итә) һәм югары су муллыгы белән характерлана, бу вакытта суның чыгымы 10-15 м3/с ка, ә уртача болганчыклыгы 10-11 г/л га кадәр арта.

Елга бассейнында урман үсемлекләренең аз булуы сәбәпле, туфрак эрозиясе көчле үсеш алган, җәйге көчле яңгырлардан һәм язгы ташулар вакытында Сопадан Сумка елгасына күп кенә комсыл-балчыксыл матдәләр агып керә, алар исә Раифа күленең төньяк өлешенә күчә. Елга, гадәттә, ноябрь башында туңа.

Суы бик каты: язын 9-12 мг-экв/л, кышын һәм җәен 20-40 мг-экв/л. Гомуми минеральләшүе язын 300-400 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан күбрәк.