Казансу елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 27,3 км, бассейнының мәйданы 275 км2. Биектау районы территориясендә ага. Елга башы Олы Солабаш авылыннан 4,5 км төньяктарак, тамагы Тимофеевка авылыннан көньяк-көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 170 м, тамагыныкы – 57 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 10%.

Соланың 0,3 тән 22,5 км га кадәр озынлыктагы 20 кушылдыгы бар, иң зурлары: Касыйм (12,4 км) һәм Сая (22,5 км) – уң кушылдыклар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,57 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 146 мм, ташу агымы катламы 100 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Елга ноябрь ахырында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,45 м3/с.

Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Сола бассейнында суының гомуми күләме 1,7 млн м3 булган 4 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.