- РУС
- ТАТ
язучы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1980 ел)
1930 елның 9 гыйнвары, Сарман районы Күтәмәле авылы – 2000 елның 15 декабре, Казан.
Казан педагогика институтын тәмамлагач (1952 ел), Татарстан китап нәшриятында балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты бүлегендә мөхәррир булып эшли.
1955–1959 елларда авыл мәктәбендә укытучы, район газеталарында әдәби хезмәткәр һәм тәрҗемәче.
1960–1962 елларда «Социалистик Татарстан» газетасында, 1962–1985 елларда «Азат хатын» журналында бүлек мөдире.
1950 елларда «Яшь сталинчы» газетасында беренче язмалары басыла.
Күмәк җыентыкларда публицистик мәкаләләре дөнья күрә. Яшьләр тормышы белән кызыксынуы аның «Кичер, сөеклем!» (1971 ел), «Кызлар, кызлар» (1977 ел), «Яшьләр күңеле» (1980 ел) исемле җыентыкларына кергән хикәя һәм повестьларының төп темасын билгели.
Публицистик мәкаләләре «Халкым хаклы» (1990 ел) исеме белән аерым китап булып басылып чыга.
Автор – Г.М.Габделхакова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.