Бырыс елгасының (Кама елгасы бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 10,3 км, бассейнының мәйданы 68,8 км2. Лаеш районы территориясеннән ага. Елга башы Урта Девятово авылыннан 1,6 км төньяктарак, тамагы Чырпы авылында. Елга башының абсолют биеклеге 90 м, тамагыныкы – 55 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 25%.

Сөйкенең 0,2 дән 5,4 км га кадәр озынлыктагы 3 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,24 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә шактый күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 0,1-0,25 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 72 мм, ташу агымы катламы 66 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,026 м3/с. Коры вакытта елга кибә, су бары тик елганың тирән урыннарында гына кала.

Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Сөйке бассейнында суының гомуми күләме 0,2 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.