Ашыт елгасының (Илләт елгасы бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 22,7 км, бассейнының мәйданы 155,7 км2. Елга башы Арча районы Симетбаш авылында, тамагы Әтнә районы Дусым авылыннан 2 км көньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы – 102 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 5%.

Симетнең 1 дән 4,7 км га кадәр озынлыктагы 10 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,3 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә шактый күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 0,1-0,25 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 162 мм, ташу агымы катламы 140 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,115 м3/с.

Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Симет бассейнында суының гомуми күләме 1 млн м3 булган 4 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.