Зәй елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 15 км. Бассейнының мәйданы 72,7 км2. Зәй районы территориясеннән ага. Елга башы Югары Шепкә авылыннан 5 км көньяк-көнбатыштарак, тамагы Иске Пәлчекәү белән Бүресарай авыллары арасында. Елга башының абсолют биеклеге 190 м, тамагыныкы – 58 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 35%.

Шепкәнең 1,1 дән 8 км га кадәр озынлыктагы 4 кушылдыгы бар, иң зурысы – Аксар елгасы (уң кушылдык). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,42 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә шактый күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 0,1-0,25 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 72 мм, ташу вакытында су агымы катламы 63 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,022 м3/с.

Суы бик каты: язын 9-12 мг-экв/л, кышын һәм җәен 12-20 мг-экв/л. Гомуми минеральләшүе язын 300-400 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан артыграк.

Шепкә бассейнында суының гомуми күләме 0,04 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.