- РУС
- ТАТ
Мишә елгасының (Кама елгасы бассейны) уң кушылдыгы.
Озынлыгы 16,6 км. Бассейнының мәйданы 56,8 км2. Питрәч районы территориясеннән ага. Елга башы Яңа Шигали авылының көньяк чигендә, тамагы Колай авылының көньяк-көнбатыш чигендә. Елга башының абсолют биеклеге 140 м, тамагыныкы – 60 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 20%.
Шемелканың 0,8 дән 4,3 км га кадәр озынлыктагы 3 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,41 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә шактый күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 0,25-0,5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 143 мм, ташу вакытында су агымы катламы 130 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,025 м3/с.
Язын суы йомшак (1,5-3 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.
Елгада суының гомуми күләме 1,7 млн м3 булган 2 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.