Илләт елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 52,1 км, ТР чикләрендә якынча 30 км. Бассейнының мәйданы 361,6 км2. Вятка Увалының көньяк чигеннән ага. Елга башы урман массивында, Биектау районы Чуаш Иле авылыннан 2,5 км төньяк-көнчыгыштарак, елганың урта агымы – Яшел Үзән районында, тамагы – Мари Республикасында, «Мари Чодра» милли паркы территориясендә. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы – 69 м. Питиалның су җыелу мәйданында рельефның карст формалары киң таралган. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 35%.

Питиалның 0,7 дән 11,6 км га кадәр озынлыктагы 30 кушылдыгы бар (нигездә, уң кушылдыклар). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,56 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары белән туену модуле Питиал бассейнының төрле өлешләрендә 1 дән 10 л/с·км2 га кадәр. Питиал үзәнендә басымлы җир асты су чыгышлары бар. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Җәйге чорда, яңгырлар озак яумый торганда, елганың аерым участоклары кибә һәм елга юлы плёслы күлләр чылбырына таркала. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 140 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа.

Суы язын чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Питиал бассейнында суның гомуми күләме 3,25 млн мбулган 5 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.

Питиал үзәне сөзәкләрендә ТРның табигать истәлекләре: Кишәнгер, Никольский һәм Фәхри Яры ерым-сыза системалары урнашкан.