Дала Зәе елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы, 9,7 км, бассейнының мәйданы 46,6 км2. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгыннан ага. Елга башы Бөгелмә районы Солдат Писмәнкәсе (Паны) авылы чигендә, тамагы Лениногорск районы Иске Писмән авылында. Елга башының абсолют биеклеге 260 м, тамагыныкы – 159 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 30%.

Писмәннең 1 һәм 4,1 км озынлыктагы 2 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,32 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Елга җәйге чорда еш кына кибә. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 100 мм, ташу агымы катламы 81 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,03 м3/с.

Суы язын каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 700-1000 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан артык.

Писмән бассейнында суның күләме 4 млн мбулган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.