Шыя елгасының (Вятка елгасы бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 24 км. Бассейнының мәйданы 132,8 км2. Елга башы Кукмара районы Яңа Каенсар авылында, тамагы Мамадыш районы Дусай авылыннан төньяктарак. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы – 75 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 10%.

Очаның 0,6 дан 6,9 км га кадәр озынлыктагы 8 кушылдыгы бар, иң зурысы – Ушма елгасы (уң кушылдык). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,38 км/км2. Туенуы катнаш, күбрәк кар сулары исәбенә туена. Җир асты сулары белән туену модуле 1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 101 мм, ташу вакытында су катламы 85 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,07 м3/с.

Суы язын йомшак (1,5-3 мг-экв/л), кышын һәм җәен чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Оча бассейнында су күләме 0,05 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.