Эчтәлек

«Иттифакъ әл-мөслимин» партиясе органы.

Казанда татарча басылган беренче газета.

1905 елның 29 октябреннән 1911 нең 23 мартына кадәр 416 саны нәшер ителә.

Башта газетаны татар һәм рус телләрендә чыгару күздә тотыла, әмма оештыручылар һәм Матбугат эшләре буенча баш идарә карары белән ул бары тик татар телендә генә басыла башлый.

Төрле елларда наширләре һәм мөхәррирләре — С.Алкин, Г.Шәрәф, аның бертуганы Б.Шәрәф, Ә.Сәйдәшев, Г.Саинов. 1908 елга кадәр, асылда, мөхәррире Й.Акчура була.

Татар халкының үзенчәлекләрен саклап калу, мәктәпләрне яңача укытуга күчерүгә ярдәм итү, милли әдәбиятның үсешен кайгырту максатлары куела.

Авторлар арасында — Г.Баруди, Г.Буби, К.Бикколов, М.Гафури, Х.Габәши, Г.Исхакый, Г.Камал, Ф.Кәрими, Ә.Максуди, Ш.Мөхәммәдев, Ә.Сәгыйди, Ф.Туктаров, Г.Шәрифи һ.б. була. Й.Акчура, З.Бәшири, И.Богданов, М.Гафури, М.Казаков, Н.Думави, Х.Зәбири, С.Иманколый, Ш.Камал, Г.Кышкарый, Р.Рәкыйби, Г.Рахманколый шигырьләре, З.Буранский, Х.Искәндәров, С.Рәмиев, И.Терегулов, М.Шәриф фельетоннары басыла.

Газета үзен татар мәнфәгатен, халыкның тигезлеккә һәм иреккә (дин, сүз, шәхес иреге һ.б.) омтылуын яклаучы демократик басма дип игълан итә. Россия мөселманнарының рухи бердәмлеген яклый, ислам нигезләрен яктыртуга зур әһәмият бирә.

Газетаның беренче битендә Россия законнарындагы үзгәрешләр, хөкүмәт указлары, җирле хакимият күрсәтмәләре турында мәгълүмат бирүче «Система һәм законнар» дигән рубрика була.

«Хатын-кызлар рубрикасы» мөһим урын алып тора, анда С.Коләхмәтова, Х.Насыйрия, Ф.Сөләймановалар һ.б.ның язмалары басыла.

«Казан мөхбире» укучыларны сәяси партияләр программаларының төп нигезләмәләре белән таныштыра, эчке һәм тышкы сәясәт яңалыкларын, шәһәр һәм земство оешмалары, гыйльми һәм хәйрия җәмгыятьләре утырышлары хроникасын, фәнни-популяр эчтәлекле мәкаләләр, аерым алганда, Россия, мөселман Шәрегы илләре тарихы һәм географиясе буенча язмалар; Россия вакытлы матбугаты, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать үсеше турында күзәтүләр, биржа яңалыклары, көндәлек (календарь) мәгълүматлар, китапларга анонслар, театр тамашаларының репертуарлары, мәхкәмә хроникасы, некрологлар бастыра.

1909–1910 елларда аңа кушымта рәвешендә юмористик «Без» газетасы чыга (25 саны басыла).

Баштан ук Матбугат эшләре буенча баш идарә тарафыннан газетага рус мәдәниятен пропагандалау бурычы куела, рус язучыларының (Л.Н.Андреев, В.М.Гаршин һ.б.) әсәрләре татар телендә тәрҗемәдә бастырыла.

1908 елдан газетаның форматы кыскартыла, ул атнага 1–2 тапкыр гына чыга башлый. Беренче битне дә кертеп, аның 1/3 өлешен реклама били.

Әдәбият

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (Альбом). 1905–1925. К., 1926;

Әмирхан Р. Иҗтимагый көзгебез // Татарстан. 1995. № 3/4.

Автор – А.Ә.Хәсәвнех