- РУС
- ТАТ
Иж елгасының уң кушылдыгы.
Озынлыгы 18,2 км, ТР чикләрендә — 9 км га якын. Бассейнының мәйданы 134 км2.
Можга калкулыгыннан ага. Елга башы Удмурт Республикасы территориясендә, тамагы Әгерҗе районы Биектау авылыннан 4 км көньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы — 68 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 30 %.
Мөвиҗәнең 0,9 дан алып 4,2 км га кадәр озынлыктагы 5 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,2 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5–1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 122 мм, ташу вакытында су катламы 80 мм.
Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Мөвиҗә ноябрь уртасында туңа. Суы язын каты (6–9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9–12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200–300 мг/л, кышын һәм җәен 400–500 мг/л.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.