Олы Чирмешән елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 9,9 км, бассейнының мәйданы 42,4 км2.

Нурлат районы территориясеннән ага. Елга башы Үрнәк авылыннан 4 км төньяк-көнбатыштарак, тамагы Рус Мәнҗесе авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы — 71 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 70%.

Меңченең 0,7 дән алып 6 км га кадәр озынлыктагы 5 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,39 км/км2.

Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,1–0,25 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 94 мм, ташу вакытында су катламы 80 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана.

Меңче ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,02 м3/с. Суы бик каты: язын 9–12 мг-экв/л, кышын һәм җәен 20–40 мг-экв/л. Гомуми минеральләшүе язын 200–300 мг/л, кышын һәм җәен 500–700 мг/л.