Коры Үләмә елгасының (Зөя елгасы бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 14 км, бассейнының мәйданы 139,8 км2. Елга башы Югары Ослан районы Олы Мәми авылыннан 4 км төньяктарак, тамагы Кама Тамагы районы Иске Барыш авылы янында. Елга башының абс. биеклеге 170 м, тамагыныкы — 66 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 35%.

Мәминең 1,4 тән алып 13,1 км га кадәр озынлыктагы 5 кушылдыгы бар, алар арасында иң зурысы — Мәми инеше (уң кушылдык). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,35 км/км2. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5–1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 120 мм, ташу вакытында су катламы 108 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,06 м3/с.

Язын суы чагыштырмача каты (3–6 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6–9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200–300 мг/л, кышын һәм җәен 500–700 мг/л.