Чынлы елгасының (Зөя елгасы бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 54 км, бассейнының мәйданы 386,8 км2. Идел буе калкулыгыннан ага. Елга башы Чүпрәле районының Чуаш Чүпрәлесе авылыннан 1,3 км көньяк-көнбатыштарак, тамагы Буа районының Новосёлки авылы янында. Түбән агымының зур булмаган өлеше Ульянов өлкәсе территориясеннән ага. Елга башының абсолют биеклеге 218 м, тамагыныкы — 85 м. Елганың су җыелу мәйданы урмансыз диярлек.

Кече Чынлының 1,3 км дан 9,9 км га кадәр озынлыктагы 19 кушылдыгы бар. Иң зурысы — Пакерлы елгасы (сул). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,31 км/км2.

Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 90 мм, ташу агымы катламы 80 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,12 м3/с.

Суы язын чагыштырмача каты (3–6 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6–9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200–300 мг/л, кышын һәм җәен 400–500 мг/л.

Кече Чынлы бассейнында суның гомуми күләме 2,5 млн м3 булган 6 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.