Биографиясе

1936 елның 21 октябре, Баку шәһәре – 2015 елның 11 гыйнвары, Казан.

Казан университетын (1959) тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, 1995 елдан әйдәп баручы фәнни хезмәткәр.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре күкерт һәм фосфорның чиксез кушылмалары, галогенкарбон кушылмалар химиясенә карый.

Күкертле һәм фосфорлы туендырылмаган яңа органик кушылмалар синтезлый, аларның электрохимик үзлекләрен тикшерә. Сульфонил һәм фосфон группаларының аерылып винил кушылмалар барлыкка китерү мөмкинлеген күрсәтә. Винилфосфоний тозларын, винилфосфонатлар, гомохиноннарны синтезлау ысулларын эшли.

Уйлап табуга 9 авторлык таныклыгы бар.

Хезмәтләре

Электрохимическое восстановление винилсульфонов в протогенной среде // Журнал общей химии. 1974. Т. 44, выпуск 69 (автордаш).

Третичные амины в реакциях нуклеофильного замещения с изомерными -бромвинилсульфонами // Журнал органической химии. 1982. Т. 18, выпуск 4 (автордаш).

Синтез и превращения 2-амино-5-метоксикарбонил-6-фенил-6Н-1,3,4-тиадиазина // Химия гетероциклических соединений. 1996. Выпуск 9 (автордаш).