Зөя елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 13,3 км, бассейнының мәйданы 64,7 км2. Идел буе калкулыгы буйлап ага, Буа районында. Елга башы Яшевка авылыннан 3 км төньяк-көнчыгыштарак, тамагы Кыят авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы – 68 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 15%.

Кыятның 0,8 дән алып 4,4 км га кадәр озынлыктагы 4 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,42 км/км2. Туенуы катнаш, зур күпчелеге кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 1,1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 109 мм, ташу агымы катламы 100 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрьнең беренче ункөнлегендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,02 м3/с.

Суы язын чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.