Сөлчә елгасының (Олы Кәминкә, Чишмә елгалары бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 13,5 км, бассейнының мәйданы 83,4 км2. Чирмешән районы территориясеннән ага. Елга башы – Күтәмә авылыннан 5 км көньяк-көнбатыштарак, тамагы – Кармыш авылыннан 2 км көньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 178 м, тамагыныкы – 78 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 25%.

Күтәмәнең 0,3 тән алып 5,3 км га кадәр озынлыктагы 4 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,34 км/км2.Туенуы катнаш, яртысын диярлек кар сулары тәшкил итә. Җир асты сулары белән туену модуле 1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 135 мм, ташу агымы катламы 70 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрьнең беренче ункөнлегендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,186 м3/с.

Суы язын каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 300-400 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Елгада су күләме 1 млн м3 тирәсе булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.