Административ-территориаль буйсынуы

1927 елда нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан – Балык Бистәсе районында. 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Биектау авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда «Үрнәк» колхозы оештырыла. 1956 елгы мәгълүматлар буенча, авылда – М.Горький исемендәге (үзәге – Околоток-Яңасала авылы), 1963 елдан «Кама» (үзәге – Околоток-Яңасала авылы) колхозлары эшли.

Халык саны

1938 елда – 91,
1949 елда – 75,
1958 елда – 108,
1970 елда – 108,
1989 елда – 32,
2002 елда – 14,
2010 елда – 1,
2020 елда – 2 кеше (татарлар).