Сок елгасының (Идел елгасы бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 294 км, ТР чикләрендә – 25 км. Бассейнының мәйданы 4360 км2. Сок ярлары калкулыгыннан башлана. Елга башы, тамагы һәм төп агымы – Самара өлкәсе территориясендә. ТРда Нурлат районы территориясеннән ага. Елга башының абсолют биеклеге 200 м, тамагыныкы – 29 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 14%, сөрүле җирләре 60%.

Кондырчаның 54 кушылдыгы бар, Татарстан территориясендә Кондырча елгасына Шлама елгасы (37,8 км) коя. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,26 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана.

Елга режимын күзәтүләр Самара өлкәсенең Кошки (1937 елдан) һәм Украинка (1993 елдан) авылларындагы суүлчәгеч постларда алып барыла.

Уртача еллык тирбәнешләр дәрәҗәсе Кошки авылы янында 4,26 м (максималь 5,15 м). Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 87 мм, ташу агымы катламы 60 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы Нурлат шәһәре тирәсендә 0,52 м3/с.

Суы бик каты: язын 9-12 мг-экв/л, кышын һәм җәен 20-40 мг-экв/л. Гомуми минеральләшүе язын 150-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-800 мг/л.

ТР территориясендә Кондырча бассейнында су күләме 0,5 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.