Сөлчә елгасының (Зөя елгасы бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 16,3 км, бассейнының мәйданы 75,3 км2. Идел буе калкулыгыннан ага, Югары Ослан районында. Елга башы – Карамышиха авылыннан 3 км төньяк-көнчыгыштарак, тамагы – Рус Макылы авылы тирәсендә. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы – 62 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 20%.

Келәнченең 0,2 дән алып 6 км га кадәр озынлыктагы 6 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,45 км/км2. Туенуы катнаш, абсолют күпчелек кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 104 мм, ташу агымы катламы 100 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрьнең беренче ункөнлегендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,01 м3/с.

Суы язын чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.