Эчтәлек

Татарстан тарихында яңа этапка башлангыч булып тора.

1990 елның 30 августында ТАССР Югары Советы тарафыннан кабул ителә.

6 маддәдән тора.

Декларация белән республиканың дәүләт суверенитеты игълан ителә, һәм Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) Татарстан Совет Социалистик Республикасы (ТССР) итеп үзгәртелә.

Документ нигезендә, җир, җир асты һәм табигый байлыклар һәм башка ресурслар фәкать республика халкының милке санала.

Декларация Татарстан территориясендә яшәүче барлык гражданнарга, милләтенә, социаль чыгышына, диненә, сәяси карашларына һәм башка аерымлыкларына карамастан, тигез хокуклар һәм ирекләр, шулай ук дәүләт телләре буларак, татар һәм рус телләренең тигез кулланылышын, республикадагы башка халыкларның телләрен саклау һәм үстерүне гарантияли.

Декларациядәге төп фикерләр 1992 елда кабул ителгән Татарстан Республикасы Конституциясенең һәм Татарстан Республикасында гамәлдә булган законнарның нигезен тәшкил итә. Декларация кабул ителгән көн Татарстан Республикасы барлыкка килгән көн дип игълан ителә һәм бәйрәм көн булып исәпләнә.

Әдәбият

Правовой статус Республики Татарстан. Казань, 1996;

Тагиров И.Р. Очерки истории Татарстана и татарского народа (XX век). Казань, 1999.

Автор – Б.Л.Железнов.