- РУС
- ТАТ
Кече Сөлчә елгасының (Олы Чирмешән елгасы бассейны) уң кушылдыгы.
Озынлыгы 22 км, бассейнының мәйданы 231,6 км2. Идел аръягы түбәнлегеннән ага, Аксубай районында. Елга башы Иске Кармәт авылыннан 2,8 км төньяк-көнбатыштарак, тамагы Түбән Баланда авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 157 м, тамагыныкы – 90 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 30%.
Кармәтнең 5 кушылдыгы бар, иң зурысы (уң) – Шәрбән елгасы (13 км). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,31 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,11-0,25 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 95 мм, ташу агымы катламы 90 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Ноябрьнең беренче ункөнлегендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,035 м3/с.
Суы бик каты: язын 9-12 мг-экв/л, кышын һәм җәен 20-40 мг-экв/л.
Кармәт бассейнында суның гомуми күләме 0,7 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.