Чишмә елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы12,5 км. Бассейнының мәйданы 40,5 км2. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгыннан, Чирмешән районында ага. Елга башы Чумач авылыннан 4 км төньяк-көнчыгыштарак урман массивында, тамагы Түбән Карамалы авылыннан 2 км көньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 190 м, тамагыныкы – 79 м. Су җыелу мәйданының урманлыгы 85%.

Чумачның 1,7 км озынлыктагы 1 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,35 км/км2. Туенуы катнаш, яртысыннан артыграгы кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы, җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 129 мм, ташу вакытында су агымы катламы 67 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,082 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (20-40 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.