Чыгу урыны һәм вакыты

1906 елның декабреннән 1907 елның гыйнварына кадәр Казанда рус телендә нәшер ителә.

Баштагы (1 һәм 2 нче саннар) нашире «Патша-рус халкы җәмгыяте» («Царско-народное русское общество») һәм «Рус халкы берлеге»нең Казан бүлеге рәисе В.Ф.Залесский була, мөхәррире — «Рус җыены»ның («Русское собрание») Казан бүлеге әгъзасы П.К.Кувшинов; 3 нче саннан Залесский ике вазифаны да башкара.

«Крәстияннәргә» багышлана (шул ук кешеләр тарафыннан чыгарылган «шәһәр кешеләренә» аталган «Черносотенец» газетасы белән бер үк вакытта дөнья күрә).

Юнәлеше

Консерватив-карагруһ юнәлеш тота, Казан уң монархик оешмаларының аграр (община-хутор җирбиләүчелеге), милли (нигездә, европача) һәм башка мәсьәләләргә карашларын пропагандалый.

Материалларның күп өлеше Залесский каләменә туры килә.

Газетада редакциянең 2 нче Дәүләт Думасына сайлауда карагруһ оешмалар вәкилләре өчен тавыш бирүгә чакырган язмалары, агитация-пропаганда материаллары һәм чыгышлар, монархик эчтәлектәге шигырь һәм гимннар, халык тормышыннан кыска мәкаләләр басыла.

Аеруча мөһим мәкаләләр: И.Л.Панфиловның «Крәстиян мәсьәләсен чишүдә аеруча дөрес юл буларак община-хутор җирбиләүчелеге» («Общино-хуторское землевладение как наиболее правильный путь разрешения крестьянского вопроса»), Залесскийның «Сәяси партияләр» («Политические партии») язмалары; Киевтагы «рус кешеләренең» 3 нче Бөтенроссия съезды турындагы хисабы.

Газета арзанлы һәм бөтен кеше сатып алырлык булсын дип уйланыла, әмма 1906 елның 13 декабреннән аның бәясе ун тапкырга арта, бу исә газета чыгуның тукталуына китерә.

Әдәбият

Алексеев И.Е. Русское национальное движение в Казанской губернии и Татарстане: конец XIX – начало XX веков. Казань, 2004;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2016. Т.5;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – И.Е.Алексеев