Ык елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 13,8 км. Бассейнының мәйданы 59,3 км2. Азнакай районы территориясеннән ага. Елга башы Үчәлле авылыннан көнбатыштарак, тамагы Сарлы авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы – 86 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 15%.

Үчәлленең 3,2 км озынлыктагы 1 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,29 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә шактый күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 0,1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елганың түбән агымы кар эрегән чорда, язын һәм көчле яңгырлар булганда гына саклана, калган вакытта су тамагына кадәр барып җитми.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 400-500 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан күбрәк.

Елгада суының гомуми күләме 0,8 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.