- РУС
- ТАТ
Чишмә елгасының сул кушылдыгы. Озынлыгы 21,6 км. Бассейнының мәйданы 197 км2. Идел аръягы түбәнлегеннән ага. Елга башы Яңа Чишмә районы Чаллы Башы авылыннан 3 км көньяктарак, тамагы Горшково авылыннан 3 км төньяктарак; түбәнлекләрдә Яңа Чишмә һәм Түбән Кама районнары чикләре буйлап ага. Елга башының абсолют биеклеге 120 м, тамагыныкы – 54 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 5%.
Чаллының 3,3 тән 6,8 гә кадәр озынлыктагы 6 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,23 км/км2. Туенуы катнаш, күбрәк кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 111 мм, ташу вакытында су агымы катламы 97 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,096 м3/с.
Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 300-400 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.
Чаллы бассейнында суының гомуми күләме 0,61 млн км2 булган 2 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.