Сураның уң кушылдыгы.

Озынлыгы – 97,7 км (ТР территориясендә – 14,3 км), бассейнының мәйданы – 1298 км2 (ТРда – 198,3 км2). Елга башы – Чүпрәле районы Чуаш Бизнәсе авылының көньяк чигендә, тамагы – Чуаш Республикасы территориясендә. Елга башының абсолют биеклеге – 182 м, тамагыныкы – 80 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы – 10%.

Бизнә елгасының 2 дән алып 14 км га кадәр озынлыктагы 7 кушылдыгы бар. Елга челтәренең катылыгы – 0,18 км/км2. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле – 0,26-1 л/с·км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы – 120 мм, ташу агымы катламы – 90 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы – 0,09 м3/с.

Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын – 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 400-500 мг/л.

Бизнә бассейнында гомуми күләме 0,9 млн м3 булган 2 буа бар.

Су ресурслары сугару өчен һәм хуҗалык-көнкүреш максатларында кулланыла.