- РУС
- ТАТ
Куак елгасының уң кушылдыгы (Чишмә елгасы бассейны).
Озынлыгы 8,1 км, бассейнының мәйданы 27,2 км2. Лениногорск районы территориясеннән ага. Елга башы Баллы авылыннан 1 км төньяктарак, тамагы Кузьминовка авылыннан көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 270 м, тамагыныкы – 110 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 66%.
Баллы елгасының 2,9 км озынлыктагы бер кушылдыгы бар. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты туендыру модуле 0,51-1 л/с·км2. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,43 км/км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,101 м3/с.
Баллы бассейнында бер буа бар. Су ресурслары сугару өчен кулланыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.