Биографиясе

1935 елның 2 феврале, Казан шәһәре – 1989 елның 6 июле, шунда ук.

Казан төзүче инженерлар институтын тәмамлаганнан соң (1958), «Казаньхимстрой» трестының 3 нче төзү-монтаж идарәсендә прораб, өлкән прораб булып эшли.

1961–1965 елларда ВЛКСМның Казан шәһәр комитеты секретаре, КПССның Казан шәһәр комитетында бүлек мөдире.

1965–1987 елларда (бүленеп) «Главтатстрой» идарәсендә: баш инженер, 5 нче төзелеш тресты управляющие, идарә башлыгы урынбасары.

1967–1973 елларда Татарстан «Татсельстрой» җитештерү идарәсе башлыгы.

1987–1989 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре.

Г.Ф.Самойлов җитәкчелегендә Татар академия театры, Көнкүреш һәм модельле аяк киемнәре йорты, Казан төзүче инженерлар, Казан авиация институтлары уку корпуслары һ.б. төзелә.

Авыл җирләрендә күчмә механикалаштырылган колонналар оештыручы.

Бүләкләре

«Почет билгесе» ордены, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының көмеш медале, ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.