Биографиясе

1860 елның 16 июне, Чернигов шәһәре — 1933 елның 10 гыйнвары, Самара шәһәре.

Дворяннар нәселеннән.

Петербург университетын тәмамлый (1882), 1888 елдан шунда ук эшли: приват-доцент (1890 елга кадәр), 1890–1899 елларда экстраординар профессор, 1899–1912 елларда ординар профессор, 1912–1918 елларда атказанган профессор, 1918 елдан рус тарихы кафедрасы профессоры. Бер үк вакытта, 1905–1916 елларда, Петербург хатын-кызлар педагогия институты директоры, 1918–1929 елларда Археография комиссиясе рәисе, 1925–1929 елларда — СССР ФАнең Пушкин Йорты (Рус әдәбияты институты), 1925–1928 елларда СССР ФА Китапханәсе директоры.

1930 елда ОГПУ органнары уйлап чыгарган «академик эш» буенча кулга алына, 1931 елда Самарага сөрелә, шунда үлә.

Фәнни эшчәнлеге

Платонов — ватан историографиясендәге рәсми юнәлеш вәкиле.

Аның хезмәтләре классик позитивизм методологиясе юнәлешендә языла. «Тарихи чыганак буларак, XVII йөзнең болгавыр чоры турында борынгы рус риваятьләре һәм хикәятләре» («Древнерусские сказания и повести о Смутном времени XVII в. как исторический источник», СПб., 1888), «XVI–XVII йөзләрдә Мәскәү дәүләтендәге чуалышлар тарихы буенча очерклар» («Очерки по истории смуты в Московском государстве XVI–XVII вв.», СПб., 1899) дип аталган фәнни хезмәтләре XVI йөзнең 2 яртысы — XVII йөз башындагы Россиянең социаль-сәяси тарихына багышлана. Земство соборлары тарихына, Рус Төньягын колонияләштерүгә караган хезмәтләр, шулай ук Иван Грозный, Борис Годунов, Пётр I турында биографик очерклар авторы.

 «Рус тарихы буенча лекцияләр» («Лекции по русской истории», СПб., 1899; 10 басма. П., 1917) хезмәтендә Платонов монголларның рус җирләренә яуларын, Алтын Урданың феодаль таркаулык чорындагы Руська йогынтысын анализлый; Мәскәү кенәзләре һәм патшаларының Шәрекътәге сәясәтенә бәяләмә бирә. Ул, татарлар бөек Мәскәү кенәзе хакимиятен ныгыталар һәм чын рус бердәмлеге үзәген төзиләр, дип саный. Аның фикеренчә, Мәскәү дәүләте Алтын Урдадан абсолют монархия, акча хисабы һәм транспорт оештыру идеясен ала.

Хезмәтләре

Учебник по русской истории для средней школы: В 2 ч. СПб., 1909–10;

Статьи по русской истории (1883–1912). СПб., 1912;

Борис Годунов. П., 1921;

Иван Грозный. П., 1923; Пётр Великий: Личность и деятельность. Л., 1926.

Әдәбият

Сборник статей по русской истории, посвящённых С.Ф.Платонову. П., 1922;

Брачев В.С. С.Ф.Платонов: О жизни и деятельности историка // Отеч. история. 1933. № 1.

Автор  — Е.Б.Долгов