Эчтәлек

Җир өсте сулары агышының күләме атмосфера явым-төшемнәре һәм парга әйләнү режимына, рельефка, туфрак грунтлар составына (суга чыдам һәм су үткәрүчән) һәм үсемлекләр дөньясына (үлән, урман үсемлекләре һ.б.) бәйле.

Җир өсте сулары агышы билгеле вакыт аралыгында күләм берәмлекләрендә (м3, км3) – агымсу катламының уртача биеклеге (мм), су агышының модуле – суның уртача күләме (л), 1 км2 мәйданнан 1 с эчендә аккан су белән күрсәтелә. Җир өсте сулары агышының күләмен үлчәү махсус су агып җыела торган мәйданнарда башкарыла.

Татарстан территориясендә җир өсте сулары агышының гомуми күләме бер елга 5,75 км3 (су агышының катламы 84,5 мм, су агышының модуле 2,7 л/с·км2) тәшкил итә.

Җир өсте сулары агышының төп чыганаклары – кар сулары (5 км3, яисә барлык су агышының 87%ы), яңгыр сулары агышы күп түгел (0,75 км3, яисә 13%). Еллык җир өсте сулары агышының яртысы диярлек апрельгә туры килә (язгы су ташу). Кыш айларында җир өсте сулары агышы булмый (сирәк очракларда гына була).

Соңгы йөз еллыкта Татарстан территориясенең урманлылыгы азаю аркасында грунтка җир өсте суларының фильтрациясе шактый кими, шуңа бәйле гомуми җир өсте сулары агышы арта, су ташуларның биеклеге күтәрелә, җир өсте сулары агышының ел ара тирбәлеше шактый сизелерлек була. 20 йөзнең икенче яртысында аеруча зур җир өсте сулары агышы (10 км3 кадәр) күп карлы кышлар булганда – 1957, 1979, 1990 елларда күзәтелә. Республика территориясе буенча җир өсте сулары агышының бүленеше тигез түгел: иң күбе – Кама алдының төньяк районнарында  (атмосфера явым-төшемнәре күбрәк, территорияләрнең сөрелүе), иң азы – Көнбатыш Кама аръягында (явым-төшемнәр азрак, парга әйләнү һәм комлы грунтка фильтрация күбрәк).

Кар һәм яңгыр суларының җир өстеннән агышы сөрүле җирләрдә туфрак һәм ерымнар эрозиясе тудыра, ул игенчелеккә зур зыян китерә. Аңа каршы төп көрәш чаралары агромелиорациянең төрле алымнары белән җир өсте сулары агышын киметүгә юнәлтелә.

Әдәбият

Великанов М.А. Гидрология суши. Л., 1948;

Зелёная книга Республики Татарстан. К.,1983.

А.П.Дедков