Сумка елгасы бассейнының уңъяк яр өлешендә, Яшел Үзән районы Яктыкүл авылы янында урнашкан.

Су өслегенең мәйданы 3,45 га. Суының күләме якынча 120 мең м3. Озынлыгы 295 м, иң зур киңлеге 172 м. Уртача тирәнлеге 3,4 м, иң зур тирәнлеге 9,5 м.

Күл карст-суффозия процесслары нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Формасы озынча, озынча түгәрәк. Ярларының кайбер урыннары таллар белән капланган, көнчыгыш яктагы яры текәрәк һәм күтәренке.

Суы гидрокарбонат-хлорид-кальцийлы типта, йомшак, җиңелчә минеральләшкән, төссез. Үтә күренмәлелеге 57 см.

Ял итү максатларында файдаланыла.