Коры Үләмә һәм Карамалы елгалары субүләрендә урнашкан, Кама Тамагы районы Олы Кариле авылыннан 2 км көньяк-көнчыгыштарак.

Су өслегенең мәйданы 1,2 га. Су күләме 12,6 мең м3. Озынлыгы 150 м, иң зур киңлеге 150 м. Уртача тирәнлеге 1 м тирәсе, иң зур тирәнлеге 1,8 м.

Күл карст процессы нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Формасы озынча түгәрәк. Ярлары сөзәк, киң яфраклы урманнар белән капланган. Туенуы җир асты сулары исәбенә, тотрыклы.

Суы җиңелчә минеральләшкән (62,7 мг/л), йомшак (2,8 мг-экв/л), азрак болганчык.

Ял итү максатларында файдаланыла.

ТРның табигать истәлеге (1978).