Идел елгасының югары террасасында, Лаеш районы Столбище авылыннан 1 км көньяк-көнчыгыштарак, Кече Куян күле янында.

Су өслегенең мәйданы 1,06 га. Су күләме 27,5 мең м3. Озынлыгы 130 м, иң зур киңлеге 50 м. Уртача тирәнлеге 2,6 м, иң зур тирәнлеге 5,5 м. 

Күл карст процессы нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Формасы озынча түгәрәк.

Атмосфера явым-төшемнәре һәм грунт сулары исәбенә туена.

Түгәрәк күлнең көньяк-көнбатыш ярына сыза тоташа, аның аша сулыкка яңгыр һәм кар сулары белән бергә ком, балчык, ләм керә. Күл әкренләп ләмләнә бара.