Биографиясе

1865 елның 17 октябре, Пермь шәһәре – 1932 елның 15 гыйнвары, Казан.

1914 елдан Казан университеты каршындагы Табигать фәннәре белгечләре җәмгыятенең шәрәфле әгъзасы, 1925 елдан рәисе.

Казан геоботаника фәнни мәктәбенә нигез салучыларның берсе.

Казан университетын тәмамлый (1888 ел).

Казан (1891–1909, 1914–1932 еллар) һәм Саратов (1909–1914 еллар) университетларында укыта, 1901 елдан профессор.

Фәнни эшчәнлеге

А.Я.Гордягинның фәнни карашлары флораны җирле табигый-тарихи шартлар белән тыгыз бәйлелектә өйрәнүче Казан геоботаника фәнни мәктәбе барлыкка килүдә зур роль уйнаган П.Н.Крылов, С.И.Коржинскийның классик хезмәтләре йогынтысында формалаша.

Төп фәнни хезмәтләре Россиянең Көнчыгыш Европа өлешен, Көнбатыш Себер һәм Төньяк Казакъстанны табигый-географик тасвирлауга багышланган.

«Көнбатыш Себернең туфрагын һәм үсемлекләр дөньясын танып белү өчен материаллар» («Материалы для познания почв и растительности Западной Сибири», (вып. 1-2, 1900-1901 еллар)) дигән хезмәте өчен ботаника докторы дәрәҗәсе (1901 ел, магистрлыкны үтеп тормыйча) һәм Рус география җәмгыятенең Н.П.Пржевальский исемендәге көмеш медален (1902 ел) ала.

Ул флораны үсемлекләрне зоналарга бүлү һәм аның туфрак капламы белән тыгыз бәйләнеше принцибына нигезләнеп тикшерә.

А.Я.Гордягин фикеренчә, туфрак – үзенең озакка сузылган яшәү дәверендә үсемлекләр дөньясы калдырган һәйкәл, шул нигездә үсемлекләрнең элек нинди шартларда яшәве хакында фикер йөртергә була.

Көнбатыш Себер тигезлегенең көньяк-көнбатыш чикләрендә төньяктан көньякка таба (62-49° төньяк киңлектә) А.Я.Гордягин биш полоса (туфрак-үсемлекләр зонасы) билгели: ылыслы урманнар белән капланган көлсу ягъни тайга туфрагы; каен урманнары үскән кара туфрак; агач үсемлекләре үскән кара дала туфрагы; үләнчел ассоциацияләре белән аксыл-коңгырт туфрак; төссез диярлек туфраклы һәм кокпек куаклары үскән чүл-дала туфрагы.

А.Я.Гордягинның хезмәтләрендә, аерым алганда, «Татарстан Республикасының үсемлекләр дөньясы» («Растительность Татарской Республики», 1921 ел) хезмәтендә, үсемлекләр дөньясы формацияләре алмашынуын анализлауга, урман һәм дала үсемлекләре дөньясы динамикасына, шулай ук үсемлекләр бергәлегендәге аерым төрләрнең (чыршы һәм нарат, чыршы һәм имән һәм башкалар) үзара йогынтысына зур әһәмият бирелә.

А.Я.Гордягинның Россиядә беренче булып ботаникада математик статистика ысулын куллана башлый, үсемлекләрне биометрик тикшеренү, геоботаник күзәтүләрне статистик анализлау белән шөгыльләнә.

Гомеренең соңгы елларына кадәр укыта, ТАССР һәм башка чиктәш өлкәләр һәм республикалар территорияләрендә геоботаник тикшеренүләрне җитәкли, аларны үткәрү программасын һәм методикасын төзи.

Аның шәкертләре арасында ул оештырган фәнни мәктәп традицияләрен дәвам иттерүче талантлы галимнәр: Б.А.Келлер, В.И.Талиев, И.И.Спрыгин, Д.Э.Янишевский, А.Я.Пономарёв, М.В.Марков, В.С.Порфирьев һ.б.

А.Я.Гордягин Саратов университетын, Саратов югары авыл хуҗалыгы курсларын (соңыннан авыл хуҗалыгы институты), Казандагы күп кенә югары уку йортларын: халык мәгарифе институтын (хәзер Татар гуманитар-педагогия университеты), Казан университеты каршындагы урман факультетын, Казан политехник институты каршындагы авыл хуҗалыгы факультетын  (хәзер Казан аграр университеты) оештыруда турыдан-туры катнаша.

1908 елдан бер үк вакытта Казан ветеринария институтында укыта, Саратов, Пермь фәнни җәмгыятьләре, Рус ботаника җәмгыяте, Рус география җәмгыятенең Көнбатыш Себер бүлеге шәрәфле әгъзасы итеп сайлана.

Хезмәт Батыры (1928 ел).

Истәлеге

А.Я.Гордягин хөрмәтенә түбәндәге үсемлек төрләренә аның исеме бирелә: Echinops Gordiagini Keller, Cleome Gordiagini М. Pop., Crambe Gordiagini М. Pop.

Казан университетында (ботаника кафедрасына керә торган ишек янына) мемориаль такта куелган; 1979 елдан Гордягин укулары үткәрелә.

Хезмәтләре

Естественноисторическое описание Казанской губернии. Почвы Казанской губернии. Казань, 1892;

Растительность Татарской Республики // Географическое описание Татарской Республики. Казань, 1922. Ч. 1.

Әдәбият

Баранов В.И. О жизни и работе А.Я.Гордягина // Уч. зап. Казан. университета. 1933. Т. 93, кн.6, вып. 1;

Келлер Б.А. Памяти Андрея Яковлевича Гордягина // Советская ботаника. 1933. № 2;

Колоскова А.В. Вклад А.Я.Гордягина в изучение почвенного покрова России // Почвоведение. 1982. № 12;

Андрей Яковлевич Гордягин (1865–1932): К 125-летию со дня рождения // Ботанический журн. 1992. Т. 77, № 12.